Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты
Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать
эшлеклесе Галиәсгар Камал – минем иң яраткан язучыларымның берсе. Шуңа күрә дә
мин бу эшемне аңа багышларга булдым.
1923 елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә
һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының
якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.
Г.Камалның драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән
татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны биләүче әсәрләрдән саналалар.
Ул әсәрләр татар әдәбиятының җәүһәрләре булып торалар. Һәм, минемчә, Г.Камалның
әсәрләре белән таныш кеше генә үзен культуралы дип саный ала.
Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия
театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Тормыш юлы
Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 январендә (искечә - 1878
елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый
вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары
тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары,
Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә
дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган
“Мөхәммәдия”дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем
ала.
Галиәсгар Камал тормыш иптәше Бибигайшә ханым һәм улы Әнәс белән. 1911 ел
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән
кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен
язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан
таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең “Бәхетсез
егет” (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә
языла (“Өч бәдбәхет”). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә
ителгән “Кызганыч бала” драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре)
1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлагач, Г.Камал, халык арасында аң-белем
таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда “Мәгариф көтебханәсе” исемендә
китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр
бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.
1905 ел революциясе Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегенә һәм әдәби
иҗатына зур этәргеч бирә. 1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган
беренче татарча газета “Казан мөхбире”ндә эшли башлый, ләкин бераздан,
хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә,
аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге
“Азат” газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу
газетаның исеме “Азат халык” дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г.Камал нәшерлегендә
һәм редакторлыгында чыга башлый. 1908-1909 елларда ул шулай ук, Г.Тукай белән
бергә, революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” исемле көлке журналы чыгара.
Г.Камал, бу журналның нәшире, рәсми редакторы булу өстенә анда күп санлы
мәкалә, шигырьләре һәм карикатуралары белән дә актив катнаша.
1906 елның 22 декабрендә “Гыйшык бәласе” һәм Г.Камалның тәрҗемә әсәре
“Кызганыч бала” пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала.
Профессионалт театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә.
1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен
яза. “Бәхетсез егет” (икенче варианты, 1907), “Беренче театр” (1908), “Бүләк
өчен” (1909), “Уйнаш” (“Өч бәдбәхет”нең үзгәртелгән варианты, 1910), “Безнең
шәһәрнең серләре” (1911), “Дәҗҗал” (1912), “Каениш” (1912) – революциягә
кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткен, үзенчәлекле
сатира чаралары белән буржуаз җәмгыять тәртипләрен, мещанлыкны тәнкыйть иткән
бу драма һәм комедияләр әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумүн татар
драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләр булып санала.
1914-1917 еллар арасында Г.Камал, газетадагы журналистик эшчәнлегеннән тыш,
урыс һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый гына сәхнә әсәрләре тәрҗемә
итә. Алар арасында А.Н.Островскийның “Гроза” (1914), француз драматургы Мольерның
“Саран” (1914), һәм “Ирексездән табиб” (1916), Н.В.Гогольнең “Ревизор” (1916),
төрек драматургы Г.Хәмиднең “Һинд кызы” (1917) әсәрләрен күрсәтеп үтергә
мөмкин. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып,
татар милли театр сәнгатенең үсешенә, формалашуына уңай йогынты ясыйлар.
Бөек Октябрь революциясен Г.Камал зур канәгатьлек һәм иҗади активлык белән
каршылый. Совет властеның беренче көннәреннән үк ул татар совет көндәлек
матбугатында хезмәт итә башлый һәм “Эш”, “Эшче”, “Кызыл көрәшче” газеталары
битләрендә гражданнар сугышы чорының төрле актуаль темаларына багышланган күп
санлы политик, сатирик шигырьләрен – атаклы декламацияләрен бастыра. Соңыннан
(1921 елда), “Декламацияләр” исеме белән аерым китап булып басылып чыгалар.
Искелеккә каршы көрәш, яңалыкны раслау темасы Г.Камалның егерменче елларда
һәм утызынчы еллар башында иҗат иткән “Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман”,
“Могҗиза”, “Ысул кадимче”, “Җантаһир белән Җанзөһрә” кебек сатирик
комедияләренең һәм “Хафизәләм иркәм” (1921-1922), “Күзсез мастерлар” (1930),
“Өч тормыш” (1930) кебек пьесаларының да төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук
фикерне драматургның производство темаларына багышланган кечкенә күләмле
эстрада әсәрләренә карата да әйтергә мөмкин.
1923 елда Г.Камалга, иҗат эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән,
“Хезмәт Батыры” дигән, ә 1926 елда, татар театрының егерме еллыгында,
“Татарстанның халык драматургы” дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Ул Казанның М.Горький
исемендәге Үзәк культура паркындагы туганнар каберлегенә күмелгән.
“Беренче театр”
(1908)
"Беренче театр" комедиясенең кулъязма бите (факсимиле)
“Беренче театр” комедиясендә Г.Камал сәхнә сәнгате туып кына килгәндә аны
кемнең ничек кабул итүен тасвирлый. Берәүләр театрга баруны, анда уйнап
күрсәтелгән гыйбрәтле хәлләрне карарга омтыла. Икенчеләр исә бу эшне гөнаһ,
ярамаган, бозык эшкә саный. Аларның шундый капма-каршы карашлары арасында
калганнарга да җиңел түгел.
Әсәр барышында Хәмзә бай гаиләсе һәм аңа бәйле кешеләр белән танышабыз.
Тасвирланган вакыйга гади генә - Хәмзә байның кияве белән кызы, килене белән
улы, әтиләре өйдә булмаудан файдаланып, беренче мәртәбә татарча куела торган
спектакльгә китеп баралар. Менә шунда барырга җыенган вакытта аларның театрга,
бер-берсенә, әтиләренә карата булган мөнәсәбәтләре гаять оста итеп ачыла. Алай
гына да түгел, без аларның гаиләдә һәм, гомумән, тормышта нинди карашлар белән,
ничек яшәүләрен дә чамалый алабыз.
Ә хәзер әсәрнең төзелешенә игътибар итик. Бер пәрдәдән, берничә күренештән
торган җыйнак пьеса. Чын тормышта театрга җыенып чыгып китү өчен күпме вакыт
кирәк булса, спектакль дә шул вакыт эчендә генә бара. Драматург тагын бер алым
куллана - әсәрнең геройлары сәхнәдә парлашып кына күренәләр, бер-берсе белән
һәм, иң әһәмиятлесе, бик куркып торган әтиләре белән очрашмыйлар, әйтерсең
качышлы уйныйлар. Менә шулай гади төзелгән әсәрдә автор көлке дә, гыйбрәтле дә,
булган тормыш күренешләрен тасвирлый. Барлык сөйләшүләр театрга бару-бармау
мәсьәләсенә бәйләнгән. Беренче карашка гадәти генә бу хәл әсәр геройлары өчен
шактый катлаулы эш булып чыга.
Вәли инде күптән киенеп, әзерләнеп куйган. Хикмәт аның өстенә киенеп
куюында гына түгел, ул – яңалыкка омтылып, үз ихтыяры белән, ирекле булып
яшәргә теләүче актив кеше. “Каенатай кайтып керсә, гомердә театрга җибәрмәс”
дип сөйләсә дә, бөтен күңеле белән яңача яшәргә теләгән Вәлинең, ничек кенә
булса да, театрга бармый калмаячагына шикләнмибез. Гафифә образы да бик
әһәмиятле роль уйный. Аның театрга барасы килмичә көйсезләнүе, бик озак
әзерләнүе кызык. Матур күренәсе килеп бизәнү, кием сайлау, гомумән,
хатын-кызларга хас сыйфат булганга, аның бу кылынышлары бүгенге көн укучысына
да таныш, без шуңа күрә көлеп җибәрәбез. Инде ул “пудрам тигез төшмәгән” дип,
яңадан юынып маташкач, күлмәкләре күп булганга, кайсын сайларга белмичә аптырагач,
бик урынсыз чакта әле тегүчегә, әле иренә бәйләнеп торгач, гел көлкегә әйләнеп
китә. Гафифәнең кием сайлаулары да, бармыйбыз дип сатулашуы да шактый җиңел хәл
ителә. Беренче күренештә Вәли белән Гафифә арасында әнә шундый каршылык булып
ала, аларны сәхнәдә без шул вакыт арасында гына күрәбез.
Икенче күренештә дә шул ук каршылык. Биредә инде, киресенчә, хатын-кыз
булса да кыю, үткен характерлы Факиһә үзенең ирен - Хәбибраһманны театрга
барырга күндерә алмыйча интегә. Мондагы каршылыкның да сәбәбе көлке – гомере
буена әтисе кушканча гына яшәп, аннан коты очып курка торган Хәбибраһманны
өеннән алып чыгып китүе кыен. Театрга, таныш булмаган җиргә барырга ул аяк
терәп каршы тора. Аның холкын белгән Факиһә “әткәй орышса мине орышыр, сине
орышмас” дип, җаваплылыкны үз өстенә алгач кына риза була.
Менә, ниһаять, “кайтып керсә, эш харап, ничек итсә итәр, гомердә театрга
җибәрмәс” дип, барысы да куркып торган Хәмзә бай үзе кайтып керә. Әмма инде
театрга бару-бармау мәсьәләсе ул кайтканчы ук хәл ителгән – яшьләр театрга
китеп барганнар. Ул әле бу хәлне белми. Өйдә үзен бар кешегә хуҗа итеп тота,
Бибине дә, башкаларны да туктаусыз орыша, сукрана, әмма инде без аның көче
кимеп барганлыгын күреп торабыз. Сәхнәгә дә ул абына-сөртенә килеп керә,
мәдрәсәдә лаканга егылганлыгы турында сөйли, ләкин үзенең җиңелә баруын танырга
теләми, бу хәл белән килешәсе килми. Аның һаман да әле көчле, кодрәтле булып
күренергә тырышуы тамашачыда, укучыда көлке тудыра.
Әсәрнең исеме бик әһәмиятле. Чөнки театр әсәр геройлары арасындагы каршылыклы
мөнәсәбәтләрнең үзәгендә тора. Алай гына да түгел, Хәмзә бай нәкъ менә театрны
булдырмас өчен бик тырышып йөри. “Заманалар бозылды. Куйдырмагыз, рөхсәт юк”
дип, кемнәргә генә бармый, шулай да театрны туктата алмый. Замана үзгәргән,
аның рөхсәте яки тыюларының мәгънәсе калмаган.
Театр белән, ягъни алдынгылык, культура-мәдәният үсеше белән Хәмзә бай
арасындагы каршылык – җитди мәсьәлә. Ләкин ул каршылыкны тормыш инде үзе хәл
итә, иске карашлы Хәмзә бай тормыштан читтә кала. Аның тырышып йөрүләре дә
кирәксез, файдасыз бер эш икәнлеге ачык күренә.
Язучының замандашлары әсәргә югары бәя бирәләр. Ф. Әмирхан түбәндәгеләрне
язган: “Галиәсгар әфәнде бу әсәрне хосусый бер гаиләнең мәгыйшәтеннән
(тормышыннан) алып язган булса да, урта буржуазный классның (сыйныфның)
психологиясен бик яхшы төшенгәнлегеннән, комедиянең каһарманнарына бик оста
сурәттә гомумият бирә вә, шулай итеп, бу кыска комедиясен гомуми, ярым
“мөтәрәкъкый” (алга киткән, үсеш алган) купецларыбызның мәгыйшәт вә дингә
нәзарларының (карашларының) бер бик тугъры көзгесе итеп чыгарадыр. Комедиянең
баш каһарманы Хәмзә бай – җәннәт ачкычын үз кулына тотып, аныңча йөрмәгән
кешеләрнең берсен дә анда кертмәскә мөтәкәффил (берәр хәлнең үтәлешен тәэмин
итәр өчен вәгъдә бирүче) булган мөттакый (динче) – үзенең бик көлке
хосусиятләре белән комедиядә бик ачык тасвир ителәдер. Моның тәрбиясе нәтиҗәсе
булган балаларының хосусиятләре дә бик көлке сурәттә күрсәтелә”.
"Беренче театр" спектакленең видеосы.
Өстәмә мәгълүмат:
Г. Камалның бүтән әсәсрләре буенча анализ бу сайтта табырга мөмкин: http://kitap.net.ru/gkamal1.php
Тема буенча тест.